Барыбер аерылабыз...

(Елмаеп-көлеп кенә)
...Барыбер аерылабыз:
Моны мин дә,
Хәтта син дә күптән беләсең.
Ләкин син дә, хәтта мин дә белмим
Нәкъ «шул көннең» кайчан киләсен.
Ярты көн дә тормас идең – белсәң,
Тормас идем – белсәм, бер көн дә.
Тик... барыбер аерылабыз,
Кайчан? –
Җирдә моны белми беркем дә!
Моны бары Аллаһ кына белә,
(Ул – күктә, иң биек каттадыр).
Белдерергә... безнең түземлекнең
Беткән көнен көтеп ятадыр.
"КУ" 1, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз