Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бары бер сүз

Ә кайчакта Күңел өчен бер сүз җитми. Бары бер сүз... Йөрәк өчен эзсез үтми.

Бер сүз җитә

Кеше күңелен бозу өчен.

Бер сүз җитә

Юктан гына кызу өчен.

Бер сүз җитә

Ялгышларны төзәтергә.

Бер сүз җитә

Язмышларны үзгәртергә.

Ә кайчакта

Күңел өчен бер сүз җитми.

Бары бер сүз...

Йөрәк өчен эзсез үтми.

 

"Ку" 05, 2019

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев