Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бармаклар һәм Йодрык

Хикмәт монда түгел, хәтта кем бөгүдә, Хикмәт монда – уртак максатны белүдә.

Бармакларның Йодрыкка ачуы чыккан
(Бөтенләй санга сукмый, каһәр суккан):
– Тотасың да бөгәсең, тотасың да бөгәсең,
Көчең белән, имеш, безне җиңәсең!
Биштән оешып, бер булсак без үзебез –
Берәгәйле килеп чыгар сүзебез!
– Бергә чакта бер әйтәсез, – дигән ди
Йодрык шунда. – Әллә юкка бөгәм мин?!
Морадыбыз бер чагында – камчылыйм,
Ә кайвакыт тыеп торган йөгән мин.
P.S. Хикмәт монда түгел, хәтта кем бөгүдә,
Хикмәт монда – уртак максатны белүдә.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев