Логотип Казан Утлары
Шигърият

Барда тәрәзәләре

Истән чыкмый, сагындыра Барда тәрәзәләре. «Кайтыр» дип карап тора күк Шуннан әнкәй күзләре.

Кояшка карап елмая
Барда тәрәзәләре.
Һәрберсе үзгә бер дөнья,
Үз матурлыгы, яме.
Алар да безнең шикелле –
Була төрле көннәре.
Болыт басса, көн бозылса,
Моңсулана йөзләре.
Истән чыкмый, сагындыра
Барда тәрәзәләре.
«Кайтыр» дип карап тора күк
Шуннан әнкәй күзләре.
Туган як бизәкләре лә,
Тормышым бизәкләре –
Һәр күңелгә нур өстәүче
Барда тәрәзәләре.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев