Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бар ул хаклык – Хак Тәгалә, аның дине...

Соңармыйча тәүбә итсен ул гөнаһлы...

***

Кем ул әйтә: «Хаклык эзләп маташма да,

Юк ул хаклык – өндә килеш саташма ла».

Бар ул хаклык – Хак Тәгалә, аның дине

Юл күрсәтә саташканга, адашканга.

 

***

Ялгышулар туып тора бер-бер артлы,

Авыр сорау: кем хаксыз да, кем соң хаклы?

Соңармыйча тәүбә итсен ул гөнаһлы,

Тәүбәлегә Илаһым да хәерхаһлы.

 

***

Савап кылып яшәп калыйм дигәннәргә

Сабыр гына юл күрсәткән пәйгамбәр дә.

Хөкем кырыс чит өлешкә кергәннәргә,

Комсызларга – акча, байлык сөйгәннәргә.

 

***

Үзләренә җәза алар сорап тора:

Бәндәләрең хәрам җыя, гөнаһ кыла.

Тыелалмый азынганны-тузынганны,

Тәңрем, җыеп җәһәннәмгә олактыр ла!

 

***

Җан җылытыр җылы сүзләр кичекмәсен,

Кем булса да үзен ялгыз хис итмәсен.

Шат елмаеп карау язсын кешеләргә,

И күңелем, беркемне дә чит итмә син!

 

"КУ" 9, 2019

фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев