Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бар да яхшы булыр

«Бар да яхшы булыр!» – дип ышану Маяк бит ул кара көннәрдә.

«Бар да начар!» – диеп әйтмә әле,

Юраган юш килә күрмәсен.

Булганына шөкер кылып яшә,

Мескенләнеп, шыңшып йөрмә син.

«Бар да яхшы булыр, барсы да!» – дип,

Ышанычың янсын күзеңдә.

Бөек омтылышлар ташып торсын,

«Чигенмәскә!» – дигән сүзеңдә.

Өмет уты балкып торсын җанда,

«Сүрелмәскә!» – дигән көч белән.
Безгә кадәр җирдә яшәгәннәр

Сынауларны азмы кичергән?!

«Бирешмәскә!» – диеп, күтәренке

Рух тудырган алар эш белән.

«Бар да яхшы булыр!» – дигән өмет

Саклап килгән күңел төшүдән.

«Бар да яхшы булыр!» – дип ышану

Маяк бит ул кара көннәрдә.

Кешеләрнең бөек казанышы –

Канат кую хыял-гөлләргә.
 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев