Логотип Казан Утлары
Шигърият

Балыкчы белән балыклар

Корбанына күрә һәрчак әзер кармак, Кайчан кемнәр оттырачак – бу табышмак.

Яр буена тезелешкән балыкчылар,
Һәммәсе дә иң зур балык тотмакчылар.
Телсез-өнсез, белми хәйлә-мазар, диләр,
Җим күрүгә, балык хәзер кабар, диләр.
Су төбендә гәпләшә, ди, балык халкы:
«Тагын басты яр буйларын адәм заты.
И кардәшләр, җим күреп, сез алданмагыз,
Беләсез бит, хәйләкәр ул адәм-явыз.

Ачыгавыз була калсаң, ул тиз тотар.
Кармагына эләктерсә – кабар-йотар».
P.S. Корбанына күрә һәрчак әзер кармак,
Кайчан кемнәр оттырачак – бу табышмак.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев