Балачак нигезе
Үги кебек басып торам, үксеп... Көтсәң дә син – көтмәгәндәй инде!
1
Чык суыгы төшкән – күшектерә,
тешең тешкә тимәс, һай, бик салкын.
Капка баганасы терәтергә –
Мин әле бу, мин бу, мин! – дим, – кайттым.
Үги кебек басып торам, үксеп...
Көтсәң дә син – көтмәгәндәй инде!
Такталарын сүтеп алганнар да,
яңа «күлмәк-калфак» көтә өйне.
Безнең өйне! Балачагым өен!..
Бүрәнәләр мине танып дәшә!
«Кер, наныем!» – дияр иде дә соң, –
монда идән – безнеке дә, түшәм...
Тунаганнар әнә бура өйне...
Такта батмый, профнастиллар көтә.
Алмагачлар, ирга төптән кисек.
...Ә мин нишлим – минем тыным бетә.
2
Яңа хуҗа. Чылбырда эт. Яңа гараж.
Чолан ягын, әнә, тышлаганнар таштан.
Безнекеләр: тәрәз, гөл чүлмәге, лапас,
тавык кетәклеге. Тавыклары качкан...
Балачагым нигезендә үги булып,
җиде яттай басып торам өнсез-тынсыз.
Кочып юатырга әбекәем дә юк.
Бакчабыз да – гараж! Ирга, алмагачсыз...
Капка баганасы исән! Кул тоткасы
миңа егылмаска калган терәкмени.
Мин ят түгел монда! Түгел! Кендек каным
Тамган нигез өчен, шиксез, кирәкмен мин!
3
Ятлар ут кабызган тәрәзләрдә
минем өчен күпме яшәү яна.
Балачагым чырык-чырык килеп,
чәй чөмерә анда, кәнфит каба...
Кулдан-кулга йөртеп «пәп» итәләр,
Иң татлысы әүвәл миңа башта,
Сыртка кояш төшкәнче үк йоклау –
Мин бит онык! Миңа бар да бата!..
Мин «Гөлем» дә, мин «наныем» анда...
"Тор, товарищ, чәй суына ату..."
Капка баганасы тота күрсен, –
коймак белән чәй эчәргә кайттым...
Чәй суынган икән. Мине көткән
пар күзләрем, юкса, янда кебек.
Болытлардан таган төшкән әнә:
Тормыш – бәхет, тормыш – бары күбек...
"КУ" 01, 2022
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев