Бала көтә ана

Бала көтә ана, бала көтә,

Мең борчуы йөрәк түрендә.

Күпме изге теләк теләде ул,

Иртә таңнан торып бүген дә.

 

Малай булса, батыр булсын, диде,

Кызы туса, булсын ил күрке.

Йөзләрендә нурлар уйнап торсын,

Икесен дә бөтен ил күрсен.

 

Карынында типкән баласына

Өмет баглап бәхет юрады.

Бер Ходайдан гомер белән бергә

Шәфкать, мәрхәмәтен сорады.

 

Һай бик кирәк безнең балаларга,

Рәхим-рахман кирәк, игелек.

Ата-ана тигезлеге кирәк,

Сыңар канат итмә, үгилек!

 

Мең төрле уй ана күңелендә,

Мең өмете йөрәк түрендә.

Ана мәхәббәте ярдәм бирсен

Газизенең туар көнендә.

 

Балаң булу – иң зур бәхет бит ул,

Әни булу – олы мәртәбә.

Шушы изге хисне биргән өчен,

Мәрхабә, йә Ходам, мәрхабә!

 

Сабыеңның битләреннән үбү,

Бишек җыры көйләү яратып.

Күкрәк сөтең белән көч бирүең,

Мең борчуларыңны таратып.

 

Иң зур теләк шушы, иң зур өмет,

Туар балаң өчен сөенү.

Киләчәктә аның рәхмәтенә,

Рәхим-шәфкатенә тиенү.

 

Әнә шундый якты уйлар белән

Бала көтә ана – мәрхабә!

Җан җылыңны сабыеңа бирер

Ана булу – олы мәртәбә.

"КУ" 4, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: