Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бала чакта, илереп, бер җылы сүз...

Бер без генә түгел, (юк, юк түгел!) Яшәү дәрте, шөкер, сүнмәгән!

Бала чакта, илереп, бер җылы сүз

Көтеп йөргән чакта әтидән,

Үз-үземне юаттым мин, диеп:

«Без генәме, без генәме әллә ятимнәр...»

                                                                  

Якын дигән дуслар беркөн «сатып»,

Акыл киткән чакта ялганнан,

Үз-үземне юаттым мин, диеп:

«Без генәме, без генәме шулай алданган...»

 

Ярата дип ялгышканым аңлап,

Нәүмизләнгән чакта сагыштан,

Үз-үземне юаттым мин, диеп:

«Без генәме, без генәме шулай ялгышкан...»

 

Сыеныр кеше тапмый, гаҗиз булып,

Сыгылып төшкәнемдә кайгыдан,

Үз-үземне юаттым мин, диеп:

«Без генәме (әллә) очар канатлары каерылган...»

 

Мине кызганучы, жәлләүчеләр

Табыла калса әгәр, җөмләдән,

Сөрән салам сезгә, бар җиһанга:

Бер без генә түгел, (юк, юк түгел!)

Яшәү дәрте, шөкер, сүнмәгән!

 

 

"КУ" 03, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев