Бал онык

Баланың баласы – балдан татлы.
Халык әйтеме.
Күкләр сөеп биргән бәхет –
Балдан татлы оныгым.
Сагыныплар көтеп торган
Иң кадерле кунагым.
Ул яраткан сый-нигъмәтне
Пешереп каршы алам.
Ә бабасы бал каптыра: –
Баллы телле бул, балам!
Умартачы бабасының
Сыен яратты онык.
Бал бабай, дип, муеныннан
Коча, тезенә кунып.
Балдан татлы оныгыбыз
Үз көенә йөгертә.
Бал бабай да бал әби, дип,
Сөйгән саен сөйдертә.
Озатканда оныгымны,
Теләкләр теләп калам: –
Гомер буе баллы телле –
Туган телле бул, балам!
"КУ" 01, 2018
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз