Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бака язмышы

Балыкларга башлык булды күлдә Бака, Бу кызыктан күл халкының сыны ката.

Балыкларга башлык булды күлдә Бака,

Бу кызыктан күл халкының сыны ката.

«Шул да булган икән, имеш, солтан, – диләр, –

Бу эшкә соң ник кысылмый Чуртан», – диләр.

Чуртан, хәйләкәр елмаеп, җилкә кашый,

Ул бит бакадан җирәнә, балык ашый.

Баксаң, балык ашавыннан бик нык туйган.

Кол Бакасын түрә итеп үзе куйган.

Уылдыктан шәп азык юк – татлы җимеш,

Уылдык белән тукланса, файда, имеш.

Хәзер Бака көн-төн йөри балык савып:

Ташый Чуртанга уылдык савыт-савыт.

Ә Чуртан һәр ташыганны йотып куя.

Аптырарлык: шул чаклы җим кайда сыя?

Уылдыксыз үрчемидер һичбер балык.

Калмады күлдә Чуртанга бер көн азык.

Бик ачыккач, җирәнүдән, йомып күзен,

Уйлап тормый, йотып куйды колның үзен.
 

Закир Әкбәров

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ШӘпскийййй!!!! Афәәәәрииииин!!!!!!