Логотип Казан Утлары
Шигърият

Азатлыкка барышлый

Туры барсаң – кул сузымы! Без барабыз урап-урап».

«Азатлыкка еракмы?» – дим.
«Утыр, – диләр. – Ерак, ерак.
Туры барсаң – кул сузымы!
Без барабыз урап-урап».
Ник сайланган бу урау юл?
Аңлыйм дим дә – булмый аңлап.
Юл кыскартам уйлар уйлап,
Чакрымнарга ният чорнап...
«Азатлыкка җитсәмме!..» – дип,
Йөз, мең төрле фараз кылам.
Һәм күз салам тәрәзәгә –
Дөм караңгы әле урам.
Автобусны йөртүчегә
Һич ышанып булмый кебек:
Азатлыкта тукталышны
Ул бит юри күрми кебек.
Менә тагын туктамады.
Һәм башланды яңа урам.
Без – адашкан автобуста.
Моннан чыгу кирәк, туган.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев