Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аянычлы гаҗаипләр

Акыл таҗын саклап тотар кешем, мәнсезлеккә сине кем әйди?

Акыл таҗын саклап тотар кешем,

мәнсезлеккә сине кем әйди?

Тиккә болай ваем чикмәс идем –

гаҗаипләр бигрәк күбәйде.

Күпме ният кысыр булып чыга,

канәгатьлек бирми кылган эш.

Инде хәзер япан кырга түгел,

күккә сыймый безнең кыланыш.

Сугыш җене аңга ничек шулай

кереп оялаган борында?!

Инсаният дары иснәмичә

яши алмый хәтта бер көн дә.

Адәм затын җирдә җиде тапкыр

үтерерлек яман корал бар!..

Илләр белән, әнә, тәмләп уйный

шәрә кыяфәтле корольләр.

Бүген бәндә шәфкать итә белми,

үз өлешен күрми ят гамьдә.

Комсыз түрә өммәт малын ашый,

меңнәр ачтан үлеп ятканда.
Ашамсакның хәттин ашуына

табылмаган әле чик-чара, –

әбелхәят суын эзләгәндә

яңа чир дә уйлап чыгара.

«Тамгалы»лар, узып Аллаһыдан,

киметмәкче халык санын да.

Тәкъдирчедәй азман тәкәбберләр

артып китте иман сагында.

Робот кебек фикер йөрткән мәнгә

якты көннән кара төн яхшы.

Бәгъзе көчләр алда «әти-әни»

диеп әйтүләрне тыймакчы.

Тоныклана мондый тинтәклектән

яшәү мәгънәсенең бар яме.

Кайчак куркып куям: әллә дөнья

акылыннан язып барамы?

Кешәнләргә теләп кешелекне,

һәлакәткә аны кем әйди?

Тиккә болай ваем чикмәс идем –

гаҗаипләр бигрәк күбәйде.
 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев