Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аяныч хәл

Кая китте мәгънәле һәм матур Исемнәрең синең, татарым?

Татарлыктан татар һич гарь итәрме,

Кеше үз исемен инкяр итәрме?

Дәрдемәнд


Кая китте мәгънәле һәм матур

Исемнәрең синең, татарым?

Күңелеңә якынмыни шундый

Нам-атлары җиде ятларның?

Элеккеге горурлыгың, халкым,

Әллә инде тәмам җуйдыңмы?

Нинди генә исем кушмыйсың син,

Асыл атларыңнан туйдыңмы?..

Газиз баласына элгәргеләр

Мондый исемнәр бит кушмаган.

Татармы син, әллә маңкорт мөртәт

Милләтсез бер затка охшаган...
Иллария, Арианналарны

Ничек татар диеп атарга?..

Реваль, Робсон, Марлен, Изиллар соң

Нигә кирәк безнең татарга?!

Гөлҗамаллар, Рәйхан, Сәрбиназлар,

Йосыф, Ибраһимнар кайда соң?

Өмет итеп буламыни инде

Бу исемнәр кире кайтасын?..

Һич тә күргәнем юк башкаларның

Үз исемен инкяр иткәнен.

Аяныч хәл, исемен дә җуйгач,

Онытадыр кеше үткәнен... 

ИЛҺАМ НОГМАН

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев