Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ай кызы

Мин – ай. Мин серләрен чишәм бу галәмнең (сиңа).

Кояш нурын үрәм толымнарга,
үбәм йолдызларның керфекләрен
еллар аша (миллионлаган!).
Хыял арты хыял чынга аша
әнә шулай.
Белмәдеңме?
Мин – ай.
Мин серләрен чишәм бу галәмнең
(сиңа).
Ак җөйләрен сүтәм әкрен-әкрен
сөт юлының.
Аны кушып, зәңгәр күлдә мин керәм су.
Тик син көлмә.
Ни булганын сорама да!
Ай кызлары табигате шундый –
бераз моңсу.
Зөһрә кызның зар яшьләре
эз калдыра.
Һәм талдыра көянтәле язмыш!
Хәл сорашу шуңа артык булыр.
Булыр артык юатуның төче сүзе.
Галәм үзе (!)
тутыралмас бу бушлыкны.
Суырып алыр сагыш тулы карасына.
Аның да бит бар теләге –
дәва табу
планеталар йотылырлык ярасына.

...
Һәр җисемнең үз хыялы.
Ашмый? Аша?
Бөтен өмет
еллар аша янып үлгән йолдызларда.
Зәңгәр күлдә сөтле су кергән ай кызына шул да җитә.

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев