Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ай күрде, кояш алды

Чык тамчысы ак таҗларда Каршылый җәйге таңны. Чылата көмеш сулары Болында йөргән парны.

Чык тамчысы ак таҗларда

Каршылый җәйге таңны.

Чылата көмеш сулары

Болында йөргән парны.

Чәчкәдәге чык тамчысын

Ай күрде, кояш алды –

Әллә инде җырлар булып

Минем күңелгә тамды.

Очрашулар бик тиз булды, –

Ай күрде, кояш алды.

Күргән кебек тә булмадым,

Күңелдә моңнар калды.

Чык тамчысы чәчкәләргә

Төшәрме дип мин көтәм.

Синең белән очрашулар

Өндәме, төштә микән?

Көмеш тамчы тагын тамчы,

Каршылыйк бергә көнне!

Безне айлар гына түгел

Кояш та күрсен инде!

 

"КУ" 06, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев