Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ай – иманың

Төн карасы ятса, беләсеңме, үзеңне дә тереләй җирлисен...

«Әни, кара, ай минем белән кайта!..»

(Нәни дустым Ришат сөйләгәннән).

 

Ай иярткән төннәр аз булдымы?

Тулган айлы юллар ни чакрым?

Томырылып чапкан чаптарларның

Адымнары бүген ник акрын?

 

Үз күгеңдә айсыз калу хәтәр,

Нурың булмау күңел ямарлык...

Тәкъдир итмә, җаһил чорны үткән

Манаралар хәлен аңларлык!..

 

Кая китсен, тәгәрәмәс әле,

Күге качмас, менә – Җир! – дисең...

Төн карасы ятса, беләсеңме,

Үзеңне дә тереләй җирлисен...

 

Синең адымнарда – Ай аршыны,

Ай бизмәне Күгең, Җиреңдә.

Болытларны ертып пышылдый күк:

Караңгы дип, кире чигенмә!

Чигенмә!

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев