Җай

Бу дөньяга күпне биргән Ходай –
Зәмһәрир кыш белән эссе җәен,
Мәхәббәт һәм нәфрәт, кайгы-сагыш –
Һәм йөрәк аша үткәрергә җаен.
Ни күрсәң дә, бар да үтеп китә,
Гомер уза тора һәр таң саен.
Ни әйтсәң дә, яшәү – яшәү инде,
Елмаерга кирәк табып җаен.
Ачып җибәр кара пәрдәләрне,
Кояш керер күңел түрләреңә.
Юлларың уң булыр киләчәктә,
Яшә ышанып бер җай килеренә.
Бу дөньяда бар да хикмәт белән,
Бернәрсә дә түгел гади генә.
Бәхет үзе янда гына йөрер,
Очрамыйча калмас өметлегә.
"КУ" 12, 2016
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз