Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авыртуын белмәс идең, утта кулың пешмәсә...

Мин дә менә белмәс идем бумеранг дигәннәрен, – Яшьлегемдә аткан ташым үз башыма төшмәсә.

***
Авыртуын белмәс идең, утта кулың пешмәсә, –
Шеш барын да белмәс идең, берәр җирең шешмәсә...
Мин дә менә белмәс идем бумеранг дигәннәрен, –
Яшьлегемдә аткан ташым үз башыма төшмәсә.
***
Килде заман: ирләр – өйдә, хатын-кызлар – бизнес-леди,
Хәлләр яман: ата – улны, ул атаны белмәс имди.
Кыйблаларын югалтканнар – юлсыз калып адашырлар…
Адашканга юл табулар җиңелләрдән булмас имди.
***
Һәркөн иртән зур-зур эшләр кырмак була,
Көндезләрен берәр план кормак була.
Төш вакыты үтеп киткәч, уйлап ятып,
Кич җит дисә, урыныннан тормак була.
***
Тормыш – кырыс, яшәү – хәтәр, берәгәйле:
Зур хыяллар һәм максатлар ерагайды;
Иң авыры, аянычы һәм моңсуы:
Чәчләр… тешләр… дуслар… сирәгәйде.
***
Кичә тагын бер дустымны югалттым...
Табылыр дип, үз-үземне юаттым...
Табылды ул... тик... дошманга әйләнеп...
Язмыш тагын йөрәгемә ук атты.
***
Яралармы?! Ул яралар… Минеке дә бар алар.
Кайберләре гомер буе минем белән баралар.
Тән ярасы… Җан ярасы… Тән ярасы төзәлә бер…
Һич төзәлми көтмәгәндә дуслар салган яралар.
***
Хаклык ачы булса да – моны йот,
Исеңдә син һәрчак шуны тот:
Язмышыма үзем хуҗа, димә…
Хуҗаңның – Ул икәнен онытып.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев