Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авыр кар

Ни дисәм дә, дөрес булмас кебек, Кар явамы, әллә ак яңгыр? – Чал тамчылар гүя коелалар, Буламыни шундый кар – авыр?

Ни дисәм дә, дөрес булмас кебек,

Кар явамы, әллә ак яңгыр? –

Чал тамчылар гүя коелалар,

Буламыни шундый кар – авыр?

Ап-ак күбәләктәй карлар кайда?

Авыр карлар килгән алмашка?

Түгел, гомер көзе тамчыларның –

Ашыгалар, соңга калмаска...

Авыр карлар, әллә чал тамчылар,

Юкка коеласыз ашыгып...

Җиргә иңү өчен әллә без дә

Яшибезме икән ашкынып...

Ни дисәм дә, аңламассыз кебек, –

Күк тә елап тора, җире дә.

Авыр карлар, чал яңгырлар ява, –

Ни кыш, ни көз түгел дәвердә...

Күңелнең дә шундый дәверләре, –

Гомер көзе кышка әйдәли.

Җанда әле яшьлек ялкыннары:

«Син һаман да язда, җәйдә», – ди.

Чәчләремә өйгән ак карларын, –

Кышның эше шул бит, нишләсен!

Яз тамчылар элгән керфекләргә,

Җәй китерер челтер чишмәсен...

 Фасыллар шул алышынып тора, –

Башка яфрак яра тирәкләр...

Бөтенләе белән башка хисләр,

Сөю башка, башка йөрәкләр...

Моң тутыра җанга авыр карлар,

Шыбыр-шыбыр түбә кыйный ул.

Әллә нинди сәер халәт җанга

Кермәкче дә... тора кыймый ул...

Ни дисәм дә, дөрес булмас кебек, –

Хакыйкатьне булмый дөресләп, –

Китеп барам әле бу дөньяга

Үзем кадәр генә

 җыр өстәп.

 

"КУ" 03, 2019

 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев