Авылны сагыну

Ни сәбәптер, кайттым балачакка,
Истәлекләр чират торалар:
Әнкәемне күптән күргәнем юк –
Алар кырда урак уралар.
Мин йокыдан торсам – ул басуда,
Мин ятканда, әле кайтмаган.
Кояш юкса вакытында чыккан,
Вакытыннан алда батмаган.
Әнкәй эштә, әткәебез эштә,
Әле ярый өйдә әби бар.
Авырый ул, ләкин аягында, –
Үзен йөретерлек хәле бар.
Җим болгата, безгә чәй эчерә,
Тәмам арыганчы йөренә.
Намаз укый, намазлыгы исә
Һәрвакытта өйнең түрендә.
Үзалдына нидер көйләп йөри,
Кайчак миңа дога өйрәтә.
Әбкәемнән откан догаларым
Җылы биреп тора йөрәккә.
Әбкәй булу – бәхет,
Тик әнкәйне
Алыштыра алмый әби дә.
Әнкәй кайта алмый – ул уракта,
Барып күрмәскә соң, ә, нигә?
Мин зур инде, алты яшем тулган,
Алтым тулган, әле җиде юк.
Бүген шундый эссе, сулыш каба,
Әз генә дә хәтта җиле юк.
Сагынуым чиксез-чамасыз ла,
Бүтән басар чара тапмадым,
Әбигә дә әйтеп тормый гына
Кырлар кочагына атладым.
Бүз тургайлар җырлап каршы алды,
Күбәләкләр миңа иярде.
Агач атым – хыянәтсез юлдаш,
Без, малайлар, һәрчак иярле...
Таяк «ат»ны әле юырттырам,
Әле тыям – барам ак(ы)рын.
«Җәнәй кул»ы бик үк якын түгел,
Ким дигәндә өч-дүрт чак(ы)рым.
Әти белән анда барганым бар,
Печән чапкан идек малларга.
(Дистә еллар кирәк булган икән
Шушы хозурлыкны аңларга.)
Такыр юлдан барсаң, ерагая,
Урган басу аша атладым.
Минем әле кыска ыштан белән
Яланаяк йөргән чакларым.
Йә басыла шайтан таягына,
Бертуктаусыз камыл кадала.
Еласа да, гаеп булмас иде
Аяклары канлы балага.
Була көннәр – үткән онытыла,
Ике ятып төшкә бер керми.
Була көннәр – үткәннәрем һич тә
Бүгенгене якын китерми.
Ходай биргән хәтер исән икән,
Хатирәләр үлми, искерми.
Юк, еламыйм, үҗәтләнеп атлыйм,
Сөрлектем дә ничә абындым.

Егылсам да, кабат торып киттем –
Әнкәемне өзелеп сагындым.
Шул сагыну миңа канат куйды,
Шул сагыну миңа көч бирде.
Канлы аяк, кипкән авыз белән
«Җәнәй кул»га илтеп җиткерде.
Уракчылар шундук күрмәделәр,
Ничек күрсен – башлар иелгән.
Керт-керт итеп, алар урак ура,
Көлтәләре күпме өелгән!
Әнкәм кырыена килеп җиткәч,
Көтмәгәндә, кинәт хур булдым:
– Әнкәй! – диеп
ничек дәшкәнмендер,
Хәлем бетеп, аннан егылдым.
Шул көенчә күпме ятканмын да,
Ничек килгәнмендер аңыма.
Куануның чиге-чамасы юк,
Әнкәемне күргәч янымда.
– Нәрсә булды,
ничек эзләп таптың? –
Әнкәй күзләрендә яшь иде.
Тургайлар да шулчак, җиргә төшеп,
Безнең каршыбызда баш иде.
– Бик сагындым сине, и әнкәем! –
Буам ерылды бит, түзмәдем.
Бүтән хатыннар да эштән туктап
Сөртеп алды яшьле күзләрен.
Аларның да бар шул балалары,
Аларның да өзелә үзәге.
Бик кайтырлар иде, законнар бар,
Ә кануннар кырыс – түзәсе.
Әнкәй алды мине кочагына,
Чытырдатып тоттым күлмәген.
Әйтте әнкәй:
– Үз балаңны күрми
Узсын инде озын көннәрең!
Нинди тормыш,
Бу каһәрле тормыш,
Булыр микән моның азагы?
Балаларың күрми торуыңнан
Җиңелрәктер тәмуг газабы!...

– Киттек, улым,
өйгә кайтабыз, – дип,
Ай-урагын алды иелеп.
Кайтып киттек, арганымны сизмим,
Янәшәдән атлыйм сөенеп.
Әнкәй белән бергә нинди рәхәт!
Бик кадалмый икән камыл да.
Җитәкләшкән кулны ычкындырмый
Кайтып кердек икәү авылга.
Кояш инде кичкә авышса да,
Бөркү кимемәде, җиле юк.
Әнкәемә кырык тулып узган,
Мин алтыда, хәтта җиде юк.
Капка ачып, эчкә үтү,
Әнкәй алды мине кочакка.
Бездән бәхетлерәк җан иясе
Булмагандыр җирдә ул чакта.
*
Зиратлар бит бары ала гына,
(Бер чарасыз кысам тешемне).
Кире бирми алар кешене,
Кире кайтармыйлар кешене.

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: