Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авылдаш

Хушлашмыйча да Барый китте кичә кайтмаска...

Такы-токы ашы да,

Такырайган башы да,

Борын белән җил сызгыртып

Барый килә каршыга.

 

– Барый, юлың кай якка?

– Кибеткә үк, аръякка,

Йөз грамм җиффәргән идем,

Ут йөгерде аякка..

 

Як-якка карый-карый,

Янә җилферди Барый,

Чәчәк тоткан – кашкарый,

Сөйләнә: «Әйдә, ярый...»

 

Тагын кая «Кашкарый»?

Җиңгиләргә ашка, ди;

Йөзгә йөзне кушкан идем,

Менеп китте башка, ди.

 

Бәйләнмәде-нитмәде,

Күрсә дәшми китмәде;

Урам тулып берүзе

Йөрде ул, искитмәле.

 

Үтте гомер, дип, җырлап,

Бөке барлап «ак башка».

Хушлашмыйча да Барый

Китте кичә кайтмаска...

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев