Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авыл һаман шулай

Ил язмышы – ир һәм җир язмышы...

Авыл һаман икмәк, катык ашый...

Ир кендеге җиргә береккән...

Ямьле яздан сары көзгә чаклы

Гел басуда... Эшләп күнеккән.  

Ал таңнарга карап, ак өметтә

Авыл агай һаман уйлана...

Җиргә хуҗа булып, теләгәнчә

Яшәү насыйпмы соң дөньяда?!  

Авыл һаман икмәк-катык ашар,

Чәй кайнатыр чишмә суыннан...

Бал кортлары таңнан кичкә кадәр

Нектар ташыр басу-болыннан.  

Авыл һаман матур төшләр күреп,

Таң нурлары белән уяна.

Пакь күңелдән ак өметтә яшәп,

Якты киләчәген уйлана.  

Авыл һаман икмәк-катык ашый.

Шулай яши элек-электән...

Ил язмышы – ир һәм җир язмышы

Тир, кан белән бергә береккән.

Мөхәммәт Садыйков

"КУ" 5, 2016

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев