Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авыл буйлап, арба тартып, күк ат бара...

Шыгыр-шыгыр тәгәрмәчләр көйләп бара, Күктә, гүя – хыялында малай ята.

Авыл буйлап, арба тартып, күк ат бара,

Арбасында чыбык тоткан малай ята.

Тәгәрмәчләр шыгыр-шыгыр җырлап ала,

Көнбагышлар сәлам биреп карап кала.

Шыгыр-шыгыр тәгәрмәчләр көйләп бара,

Күктә, гүя – хыялында малай ята.

Арба көен кырын ятып тыңлый-тыңлый,

Зәңгәр күктә нурлар чәчеп кояш яна.

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев