Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җавапсыз сөю

Мин илемне яратамын! (Яшә дә – сөйми кара!..)

Мин илемне яратамын!

(Яшә дә – сөйми кара!..)

Җавапсыз диеп хисләрем,

Җан гына газаплана.

Сөеп сөелми яшәүнең

Авырлыгы иңнәрдә.

Авырлыктан арыганнар

Сибелгәннәр илләргә.
Ә без җирдән киталмыйбыз,

Илдән китеп булса да.

Сөймәгәнгә сөйкәләбез,

Дисәләр дә: «Бусага!..»

Әллә бу хис – кызганумы,

Аяусызны аяумы?

...«Илкәем!» – дип яши алу

Җан саклаучы  дәвамы?..
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев