Логотип Казан Утлары
Шигърият

Һавада ак күмәч исеме?

Син менә нәкъ бүген яшисең. Сора бер: – Мин чынлап яшимме?.. 

Һавада ак күмәч исеме?

Кояшмы тәбикмәк өлгертә? –

Сулап та, яшәп тә туймаслык

яшеллек бәхете исертә.

Елмаю ягылган һавага

болытлар кый2 баллы мамыктыр:

март-апрель «пырхылдый-пырхылдый»

чемодан тутыра. Шымытыр3...

Яшәү соң һай тәмле! Тел төбем –

чыркылдык кошларның бәлзәме.

Ак мичтә ак майда чажлаган

ак күмәч, ак шомырт исле бу – май яме.

Яшәргә соңлама.

Май кебек өр-яңа күлмәк ки – яшелне.

(басуның тузаны бетмәс ул!)

Син менә нәкъ бүген яшисең.

Сора бер:

– Мин чынлап яшимме?.. 

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев