Логотип Казан Утлары
Шигърият

Атлар

Йомшак ирен белән уч төпләрен Иркәләве истә атларның...

Йомшак ирен белән уч төпләрен

Иркәләве истә атларның,

Алар китте, калды йөгән элгән

Боҗралары гына капканың.

Колын чапкан болын – гүзәл әкият,

Тояк тиеп чыңлый чәчәкләр,

Кирмән тауларының түбәләре

Чәчәкләрдән тезгән чәкчәкләр!

Авыр чакта, хәсрәт сарган чакта

Акрын гына килеп яныңа,

Йә әле, дип, мин дә бар әле, дип,

Күмеп мәрхәмәтле ялына

Басып тора иде янәшәдә,

Күзләрендә аңлау, акыл бар,

Синең йөрәгеңә сабырлыкны

Сыза торган зирәк такыл бар.

Бергә терелдек без, кайгыларны,

Шатлыкларны бергә кичердек,

Без атларга инеш суы түгел,

Гомеребез сутын эчердек.

Исәпләнде тормыш атлар белән,

Ни эшләгән, кая барылган,

Без тууга авыл чирәменә

Тәгәрәдек атлар ялыннан.

Атлар кереп бара офыкларга,

Яши алар хәзер хәтердә,

Шигырь булып кешни, чаба, дулый,

Тыпырчына, юырта бәгырьдә.


Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

"КУ" 04, 2022

Фото: журнал архивыннан

Теги: шигырь поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев