Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әтигә

Вакыт-выкыт сиңа илтә, әти, Балачакның якты сагышы.

Көлемсерәп карап торуыңны
Күз алдымда тотам өн кебек.
Синсез гомер бармак арасыннан
Саркыган да киткән ком кебек.
Бозлы йөрәкләрне эретердәй
Җылы иде, әти, күңелең.
Күзләреңә зәңгәрлеге сыйган
Балачакның гәүһәр күгенең.
«Аһаһайлап», хуплап чөяр идең
Һәр гамәлне, күккә күтәреп.
Ягымлы сүз белән очындырып,
Күңел түрләренә үтәрлек.
Тау башына басып җырлаганда,
Йолдызлы юл миңа юрадың.
Җырчы булмасам да... иңнәремдә
Йолдызларның йөрттем зурларын.
Чандыр иңне әти сөйсә әгәр,
Үсәр иде иңдә канатлар.
Димәк, күкне иңләп очарыңа,
Таулар кочарыңа сәбәп бар.
Кешеләргә игелекле булдың,
Эчкерсез дә гади, мөлаем.
Кер кунмастай чиста исемеңне
Вакламадың бер дә, мөгаен.
Киң күңелле идең, яшәмәдең
Тыштан балкып, эчтән (э)череп.
Ак тасмадай хатирәләр калды
Хушланырлык, искә төшереп.
Булгалады авыр мизгелләр дә,
Туфрак булсын, әйдә, узганы.
Балкып елмаюың себереп ата
Балачакның иске тузанын.
Тын торалмый әле дә ашкын күңел,
Инде таудан төшеп барышым.
Вакыт-выкыт сиңа илтә, әти,
Балачакның якты сагышы.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев