Шигърият
Әтиемә
Миндә синең күзләр, миндә синең холык. Яшәр идем синдәй олы җанлы булып.
Миндә синең күзләр, миндә елмаюың.
Бергә көткән көтү җанда еллар буе.
Тургайларның җырын сөям күң(е)лең аша.
Моңсыз булыр идем синең моңнан башка.
Яшен, болытларны, әти, яраттырдың.
Кичә генә әле озак карап тордым.
Җирне, күкне сөю күчкән синең каннан.
Минем йөзгә, әти, синең нурың тамган.
Миндә синең күзләр, миндә синең холык.
Яшәр идем синдәй олы җанлы булып.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев