Логотип Казан Утлары
Шигърият

Астагылар миңа үрелеп карый...

Астагылар миңа үрелеп карый, Өстәгеләр карый иелеп. Үткән-барган борылып-борылып карый, ...Үзем генә йөрим бөгелеп.

Астагылар миңа үрелеп карый,

Өстәгеләр карый иелеп.

Үткән-барган борылып-борылып карый,

...Үзем генә йөрим бөгелеп.

Белеп-белми кылган гөнаһларның

Саллылыгы төшми иңемнән.

Авырлыкны алыр түбәләрнең

Ни икәнен үзем мин беләм.

Бәндә генә итеп яшәтмичә,

Адәми зат булган кешесен,

Тәкъдирендә шулай теркәгәчтен,

Хак Тәгалә үзе кичерсен.

 

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев