Логотип Казан Утлары
Шигърият

Асрамага туган телем бирәм

Халкым арасыннан яңа Апуш Күкрәгенә кысып иркәләде Ана сөте сеңгән туган телне. 

Асрамага туган телем бирәм!

Алсагызчы – саклар өчен генә.

Ят кулларга бер дә бирмәс идем,

Җитеп бетми минем көчем генә.

Асрамага туган телем бирәм!

Арагызда юкмы татар бае?

Аллаһ сезгә әҗерләрен бирер,

Әманәтен үтәсәгез бары!

Асрамага туган телем бирәм!

Алыр бәлки берәр милли түрә?!

Сездә закон, кулыгызда – мөһер,

Әйтүем дә бары шуңа күрә.

Асрамага туган телем бирәм!

Бер депутат юкмы арагызда?

Балаң сөйләшмидер, тик шулай да

Ул тел булгандыр бит, бабагызда?!

Үзем алам, абый, саклар өчен,

Тукайлардан калган изге гөлне!

Халкым арасыннан яңа Апуш

Күкрәгенә кысып иркәләде

Ана сөте сеңгән туган телне. 

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Өстәл өстенә куеп, көн саен искә төшереп укырга кирәк!. Бигрәк тә туган телен яратмаган кешеләр - үзләрен шул чирдән дәвалар өчен. Афәрин, мәгънәле шигырь!