Логотип Казан Утлары
Шигърият

Асрамага

Бер тәҗрибә ясыйсым килә: Кара карга асрыйсым килә!

Бер тәҗрибә ясыйсым килә:
Кара карга асрыйсым килә!
Тутый-мазар түгел, нәкъ карга.
Кара булсын, булсын чем-кара.


Алпан-тилпән атлап йөрсә дә,
«Карр-карр!» диеп, йокым бүлсә дә,
Күзгә туры карар иде ул,
Һәр сүземне аңлар иде ул.


Чытлыкланып, бушка сүз катмас,
Көтмәгәндә китеп, соң кайтмас,
Хыянәтсез булыр. Чәпчемәс,
Караны – ак, юкны – хак димәс...


Ул зур, сәер кара кош булыр,
Күзе очкын, күңле хуш булыр.
Кенәридәй чибәр булмас та,
Ямьсез, ләкин тугры дус булыр...


Бу тәҗрибәм, хәер, уңмастыр,
Өйдә карга асрап булмастыр...
Таш фатирда, ничә карама,
Яшәү яшәүмени каргага?


Хөр дөньяга, иркен кырларга
Асрамага ал мине, Карга!...

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев