Логотип Казан Утлары
Шигърият

Артларыннан кемдер куа, булыр...

...Дулкын-дулкын минем хисләр тузгый, Тамырларны, күңелемне айкап...

Артларыннан кемдер куа, булыр,

Диңгез дулкыннары килә ургып.

Кая ыргылуың, диңгез, кызып,

Кая ашкынуың күзең йомып?

Бер-бер артлы, үрә басып, гүя,

килә Рум гаскәре, диңгез тулы.

Кыя-ташлар күкрәкләрен куя,

Кургаш дулкыннарга киртә булып.

Нидер даулый диңгез, кыя-ташка

бәрә-бәрә кургаш йодрыкларын.

Әллә диңгез искә төшерәме

Ил йотылган котсыз вакытларны?

Кая барып бәрелергә белми,

Дулкын ярга бәрә, кайта-кайта...

...Дулкын-дулкын минем хисләр тузгый,

Тамырларны, күңелемне айкап...

 

"КУ"03, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев