Шигърият
Аптырау
Утыр идең утызыңа кадәр, Бишегеңнән аяк салындырып...
Әллә ничек хәзер, әллә ничек –
Йә ачылмый, йә ябылмый ишек.
Сагындыра салмак тибрәлүче
Матча кадагына аскан бишек.
Бишек урынына гамак корып,
Юксынабыз юкны, тамак кырып:
Утыр идең утызыңа кадәр,
Бишегеңнән аяк салындырып...
Ни майтардык, бишекләрдән төшеп?
Күәс төпләрендә әчеп-төчеп,
Күбекләнеп бер күпергән идек,
Йөрү әле менә әйрән эчеп...
"КУ" 09, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев