Логотип Казан Утлары
Шигърият

Апрель кәефе

Апрель, апрель... Бераз өшетәсең – Боз салкынын саклый елгалар.

Апрель, апрель... Бераз өшетәсең –

Боз салкынын саклый елгалар.

Кояшы да чыгар, явар яңгыр,

Карлары да әле булгалар.

Моңсулыкның чикләренә җитеп,

Яшьләремә торам төелеп.

Узган елгы яфрак арасыннан

Яшел үлән эзлим иелеп.

...Эчтән сулап, җылы кояш көтә –

Җир Анада бетмәс сабыр бар.

Ярасына япкан кулъяулыктай,

Уйдык-уйдык ята соңгы кар.

Тезләренә кадәр бозлы суда

Өянкеләр тора уфылдап.

Сискәндереп, камыш арасыннан

Әнкә үрдәк чыкты пырхылдап.

Чү, туктале, оясы бар бугай...

Бер читкәрәк киттем кырынлап.

Насыйп булса, димәк, җәй башында

Бәбкәләре чыгар борынлап.

Үзгәрде дә китте кинәт дөньям,

Моңсу уйлар инде иярле.

Эзләремә басып, сикергәләп,

Шат кәефем миңа иярде.
 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев