Логотип Казан Утлары
Шигърият

Апрель җиле

Апрель җиле зәгыйфь курай булып гыжлый: Калмагыз, ди, туган телсез, бәгырьсезгә...

Туган телем яраланган бер кош сыман,

Талпынса да, чыга алмый читлек ватып.

Дүрт диварга бикләнгәндәй бәргәләнеп,

Янып төшә җаны канап, сыны катып.

Туган телем, бик гайрәтле тоелса да,

Китә алмый үз-үзеннән күпкә ерак...

Иреге дә аның тартып алынмаган,

Сулышын да ала әмма рөхсәт сорап.

Туган телем хаста Тукай хәлендәрәк,

Бәһасез дә үзе, әмма кадерсез дә...

Апрель җиле зәгыйфь курай булып гыжлый:

Калмагыз, ди, туган телсез, бәгырьсезгә...
 

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев