Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аппагым

Утлар янам... Сулар сибеп кенә, Юк, сүнәсе юктыр бу утның.

Утлар янам... Сулар сибеп кенә,

Юк, сүнәсе юктыр бу утның.

Син соң миңа никләр очрадың да,

Мин соң сиңа никләр юлыктым?

 

Сабыр гына сызып ята идем

Миңа язган гомер ызанын,

Сулык-сулык бәгырь сызганын да

Ишетәм күк хәзер, и җаным.

 

Ишетәм күк синең һәр уеңны,

Һәр ымыңны – шундый хәлдәмен.

Сөю касәсеннән хәмер эчкән

Бер дивана микән әллә мин?

 

Кем аңласын хәлен дивананың,

– Ишетәм күк керфек какканың.

Сине генә сөяр өчен Җиргә

Килгәнмен мин, ахры, Аппагым.

 

Күзләреңне алма күзләремнән,

Кулларыңны алма кулымнан.

Бергә генә үтеп китик әле

Бу гомернең борма юлыннан.

 

Кыл урталай бүлеп ашарбыз бер

Оҗмахларга кертер алманы...

Сиксәндә дә сөюнамә язган

Гаташ хәлен мин дә аңладым.

 

Безне зырылдаткан зилзиләләр

Әле шашты, әле басылды...

Бер сөюең мең савапка торыр,

Сөя алсаң җуеп башыңны.

 

Бер сөюең мең савапка торыр,

Бәхет чиксәң татлы газаптан.

Бу – айнымас шыр дивана булган,

Дип сөйләрләр, бәлки, азактан.

 

Син соң миңа никләр очрадың да,

Мин соң сиңа никләр юлыктым?

Утлар янып ятам... Сулар сибеп,

Юк, сүнәсе юктыр бу утның.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев