Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җаным өзелеп азык сорый...

Арып китсәм, күккә карыйм: «Раббым, кичер! Раббым, ишет! Баш оруым көтәсеңдер Сәҗдәләргә минем төшеп...

Җаным өзелеп азык сорый.
Нидер җитми, нидер артык...
Җитмәгәнгә күзне йомам,
Артык йөкне үргә тартып.
Аңламыйм да дия алмыйм –
Күпне аңлыйм, күпне күрәм...
Тик буш сүзгә өзелгәли
Галәм өнен откан сүрәм...
Җаным өзелеп азык сорый –
Үз шул аңа үзгә тәгам.
Тәкъдир белән бил алышам:
«Үзгәртәләм... үзгәртәләм...»
Арып китсәм, күккә карыйм:
«Раббым, кичер! Раббым, ишет!
Баш оруым көтәсеңдер
Сәҗдәләргә минем төшеп...
Ник яраттың шагыйрь итеп?
Аңлый алмыйм: гаебем ни?
Яшәр өчен тыныч кына,
Ничек йолыйм гаебемне?..»

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев