Әни теләкләре
Әни сүзе бала өчен – калкан, Әйтеп аңлатмаслык тормыш сере!
«Ни хәл, әни!» – диеп шалтыратсаң,
Син әйткәнне ишетми дә сыман.
Изге теләкләрен тезеп китә,
Җитәкләгән чактагыдай кулдан.
Кайчагында әйтәм дигән сүзем
Әйтелмичә эленепләр кала.
Сизгер ана һаман теләк тели:
«Раббым үзе ярдәм итсен, бала!»
Кайбер чакны үпкәлисе килә,
Тыңламый да бугай диеп мине.
Бер теләге – дөнья бәһаседер!
«Амин!» – диеп кенә тыңла, тиле!
Адым саен теләк тели әни!
Кабул була бара әйткән бере!
Әни сүзе бала өчен – калкан,
Әйтеп аңлатмаслык тормыш сере!
Бертуктаусыз теләк тели әни.
Һәр теләге – ачылачак бөре!
Гөлгә төрик дисәк киләчәкне, –
Хәер-фатихасын алып калыйк!
Үткәннәргә кайтып булмас кире…
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев