Шигърият
Әни
Әнидән дә бөек кеше Бар микән бу дөньяда?
Әнидән дә бөек кеше
Бар микән бу дөньяда?
Безне уйлап әниләрнең
Йөрәгендә ут яна.
Әнидән дә изге кеше
Бармы икән җиһанда?
Безгә диеп, игелекне
Тик әниләр җыйган ла.
Әнидән дә иң-иң якын
Кеше юк ул бу җирдә
Әни-бәхет, әни-шатлык
Урыны булсын түрдә!
Әниләрне яратыгыз,
Исән чакта саклагыз
Әнидән дә кадерлерәк
Беркемне дә тапмассыз!
Мирһади Разов
Фото: magnific ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев