Логотип Казан Утлары
Шигърият

Анда

Анда – биге купкан капка... Ыңгыраша җилдә.

Кояш, тәртә буе калып,

Кичке нурын коя.

Анда дөнья – биек, иркен!

Анда – җем-җем дөнья!

Анда –

Тупыл мамыклары,

Җилдә оча-оча,

Төшеп куна –

Кура сытып

Җилемләнгән учка.

Анда –

Рәхәт!

Бәхет!

Анда –

Шат авазлар камый!..
Кем бу, шундый таныш, дисәм,

Мин – ыштансыз сабый.

Көтү кайта...

Көтек булып,

Сандугачны көтәм.

Тиздән мыек шытар миндә

Яңа сауган сөттән.

Тиздән мыек шытар миндә!

Һәм эңгердә эрер

Артта калган таныш тавыш:

– Берүк исән йөре!..

Күкрәк турысына сугып,

Туктатасым килә:

Анда – биге купкан капка...

Ыңгыраша җилдә.
 

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев