Логотип Казан Утлары
Шигърият

Анам теле

Анам теле – телләр теле, Милләтемнең бердәнбере.

Татар теле – анам теле,

Иң борынгы бабам теле.

Буыннардан буыннарга

Күчеп килгән заман теле.

Ничә гасыр чарлангансың,

Матурайган, яңаргансың.

Халкыбызның күңеленнән

Җыр алгансың, моң алгансың.

Изелгәнсең, тапталгансың,

Пычратсалар – пакьләнгәнсең.

Милләтемнең үлмәс җанын

Син үзеңдә саклагансың.

Сиңа безнең язмыш сыйган,

Син – кайгы һәм шатлык теле.

Татарымны татар иткән

Беренче һәм актык теле.

Анам теле – телләр теле,

Милләтемнең бердәнбере.

Син булганга без дә исән,

Син булганга без дә тере.

 

"КУ" 02, 2018

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев