Ана телем – җыр теле
Тугарылып туган телдә аралашам, Үз телемнең сулышыннан җан ашлана.
И кадерле, газиз, җырлы ана телем,
Кайда синең тибеп чыккан чишмә башың?
Өй түренә элеп куйган бишегемнән
Әйткән «ыг-гы»м хәтерлидер нигез ташым.
Әниемнең моңлы, назлы җырларыннан
Күңелемдә ана телем бөреләнгән.
Шул телемнең ширбәт тәме җанга сеңде
Чәчәкләрдән, җиләкләрдән, бөрлегәннән.
Тәпи атлап киткән көндә, каз үләне,
«Сары бәбкәм...» – диеп мине иркәләгән.
Телем татлы, йөзем якты булсын өчен
Язгы ләйсән шифалы су сипкәләгән.
Туган ягым – авылымның җилләре дә
Минем өчен чын татарча җыр көйләгән.
«Үги кыз»ны, «Гөлчәчәк»не, «Ак бүре»не
Әбекәем үз телемдә бит сөйләгән!
Менә шунда, Ана телем, чишмә башың!
Моңлы бишек җыры белән тел башлана.
Тугарылып туган телдә аралашам,
Үз телемнең сулышыннан җан ашлана.
«КУ» 11, 2025
Фото: архив, фотода автор үзе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев