Ана

Кырау төшкән әткәм чәчләренә…
Көмеш кунган әнкәм толымына.
Тик күзләре якты нур чәчәләр
Сөеп баккан чакта улына.
Карашары аның шундый назлы,
Әмма сагыш-моң да бар анда.
Язмышымны юрап төн йокламый,
Әйтерсең мин сабый hаман да.
Ул үпкәндә минем маңгаемнан,
Күрше кызының тавышын ишетәм:
“Биләүдәге бала булды инде…
Мәңге төшмәс, ахры, бишектән!”
– Күгәрченем-күршем, ил тоткасы
Булып җиргә туган балалар
Буйга җитсәләр дә … ана өчен
Барыбер сабый булып калалар.
…Юлда тоткарланып, эштән тагын
Соңга калып кайтам бүген дә.
Нарасыен көтеп торган кебек
Көтә әнкәй капка төбендә.
Җолдас Сәетназаров
Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз