Логотип Казан Утлары
Шигърият

Һаман шулай катык ашый авыл...

...Ярый әле, катык ашый авыл. Милли ризык сеңә тамырга.

Авыл —

Һаман шулай катык ашый...

Һади Такташ

Һаман шулай катык ашый авыл,

Сатып ала аны кибеттән.

Калмады ла инде авылларда

Хайван асрап бүген интеккән.

Көтү чыга иртән − сигез сыер,

Дүрт-биш кәҗә, сарык бәтие.

Бер алаша йөри чирәм утлап,

Әйтерсең лә, авыл ятиме...

Әйтерсең лә, әкрен генә авыл

Карурманга керә адашып...

Ә урманда − давыл... Коты очкан

Шүрәлеләр чаба саташып...

Батыр да юк... Лунтик белән Фиксик

Сабыйларның күңелен биләгән.

Син идеңме, авылым, ана сөте

Белән бишек җырын көйләгән?!

Син идеңме тиңсез улларыңны

Шәһәрләргә елап озаткан?!

«Кеше булсын берүк!» – дия-дия,

Туган нигезеннән кузгаткан.

...Ярый әле, катык ашый авыл.

Милли ризык сеңә тамырга.

Язмасын ла татар авылына

Музейларда гына калырга!
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элек ауыл халкы катык-каймак ашарга теләсә мал асрарга мәҗбүр иде. Мал асрар өчен калхузда ат кебек ялсыз эшләргә туры килде юк-бар хезмәт хакы өчен