Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алтын вакыт

Казанда да хәзер алтын вакыт кояш юлы буйлап тәгәри. Ул – татарның рухи башкаласы, ул – дөньяның бөек шәһәре!

Как время катится в Казани золотое!
Г.Р. Державин


Губернатор булып, син Казанга
кайткан булсаң, морза, әгәр дә,
ни майтарган булыр идең икән
төшләреңә кергән шәһәрдә?!
Әби-патша, император Павел,
Александр килде Казанга.
Тик берсе дә сине ияртмәде
өчесен дә мактап язсаң да.
Бәгърем, морза токымы булуың
куркыткандыр, ахры, аларны –
яңабаштан ханлык итүең бар
берничәсен губерналарның!
Ул заманнар үтте. Тарих безне
үзгә тәртипләргә өйрәтте.
Ханнар кайтып, берни эшли алмас,
губернатор безгә кирәкми.
Ә син кайттың. Бакыр-бабай булып
утырасың Казан түрендә.
Син кадерле монда шагыйрь килеш,
исемең дә данга төренә.

Казанда да хәзер алтын вакыт
кояш юлы буйлап тәгәри.
Ул – татарның рухи башкаласы,
ул – дөньяның бөек шәһәре!

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев