Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алтын Урда

Без Алтын Урдада, уртада. Йөздән бер, меңнән бер булсаң да, Нәкъ синең тирәли әйләнә дөньясы, Бутама!..

Биредә бабалар күн саткан, ат җиккән

Һәм көмеш ыргыткан барасы юлына…

Манара төбенә сыенып ничек тә,

Мин сүрән кояшның нурында җылынам.

Рүзәл Мөхәммәтша


Җирнең нәкъ уртасы – безнең ил,

Безнең ил тирәли әйләнә җир шары.

Ишелә таулары, урала юллары,

Айкала-чайкала сулары.

Җирнең нәкъ уртасы – безнең сүз.

Безнең сүз тирәли кымырҗый гайбәтләр,

Безнең сүз шундый да асылга,

Безнең сүз алтынга, әлбәттә!..

Без алтын уртада –

Без Алтын Урдада.

Без монда яшәдек, йорт кордык.

Без монда күп булдык – бер булдык,

Без монда ир булдык, ил булдык…

«Яса» бер – тәртип бер, канун бер.

Югыйсә бар юлсыз баруың.  

Урласаң – бел, кулсыз калуың,

Сатылсаң – бел, башсыз калуың.

Без – Олы Олысның утлары,

Без монда – зур учак, гаярь ут.

Талама, алдама, сатылма –

 Хурлыкка Урдада урын юк.

Һәркемгә – бер хокук, бертигез:

Тот динең, бел денең, бел телең.
Ит сәүдә, куй үстер, ит аша.

Ясакка – һәркемнән бер телем.
(Тарихтан белешеп карасаң,

Елга – бер икмәклек, фаразан.)
Без – Алтын Урдалы, без – татар.

Без синең ызбаңны сакларбыз,

Без синнән зур кенәз ясарбыз,

Без синең илеңне якларбыз...
Урдада һәркемгә бер «Яса»,

Мәңгелек кануннар үзгәрми.

Чыңгыз да, Бату да үзгәртми,  

«Яса» – ул Мәңгелек сүзләре. 
Зур чирү, бер гаскәр – безнең ил,

Ут яксак, мал тапсак, яу чапсак.

Унлаган, йөзләгән, меңләгән

Укчы без, утчы без туплансак.  
Җирнең нәкъ уртасы – безнең ил,

Без Алтын Урдада, уртада.

Йөздән бер, меңнән бер булсаң да,

Нәкъ синең тирәли әйләнә дөньясы,

Бутама!..

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев