Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алмаз

Гасырларны кичте, исән калды Туган телебез булган бу алмаз. Чабаталы чакта югалмады, Татарстанлы чакта югалмас! Югалмас!

И туган тел, и матур тел...

Г. Тукай

Бронза Тукай

Телнең сакчысыдай

Мәйданнарда басып торганда,

Җәлилләрнең үлмәс җырын илләр

Байракларга язган елларда, –

 

Димәк, минем әткәм-әнкәм теле

Коммунизмга кереп барганда,

Өч яшь кеше белән очрашырга

Туры килде миңа

Казанда.

 

Исемнәре: Марго, Зигфрид, Нэрик,

Ягъни: Мәрьям, Фәрит, Нургали.

Очрашканда,

Безнең арабызда

Тел хакында бәхәс булгалый.

 

«Безгә, – диләр алар, – яшь буынга,

Берничә тел белгән яшьләргә,

Чабаталы әби-бабайларның

Культурасыз теле нәрсәгә?!

 

Туган телләр дә бит законный дип,

Папочкалар юкка чуала:

Ана теле дигән «алмазыгыз»

Бездә, имеш, барыбер югала...»

 

Сездә, белмим, бәлки, югаладыр,

Ә халыкта ләкин бу алмаз

Чыра яктысында югалмады,

Ильич яктысында югалмас!

 

Һәр авылга, өйгә,

Һәр йөрәккә

Коммунистик бөек фикерне,

Ильич үзе әйткән кебек итеп,

Шул туган тел азмы китерде?!.

 

Гасырларны кичте, исән калды

Туган телебез булган бу алмаз.

Чабаталы чакта югалмады,

Татарстанлы чакта югалмас!

Югалмас!

 

"КУ" 05, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев