Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алмачуар

Моны әле бер Галимҗан белә, Чорлар узгач – дөнья беләчәк!..

Г.Ибраһимовның шул исемдәге

әсәре тәэсирендә язылды.

– Атлар килә!.. Беркем белми әле –

Алмачуар алдан киләчәк:

Моны әле бер Галимҗан белә,

Бәйге узгач – мәйдан беләчәк!..

 

Беркем белми әле – Алмачуар

Йөрәккәе ярылып үләчәк:

Моны әле бер Галимҗан белә,

Чорлар узгач – дөнья беләчәк!..

 

"КУ" 02, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Галимҗан, түгел, хәтта халкы белми... ...... ...Галимҗан да белә, үпкә чире, ..........аны да бит алып китәчәген. ...........Чорлар узгач, “Алмачуар”лары .........аны бөек әдип итәчәген... .......... ...Тик Галимҗан, түгел, хәтта халкы ........ Белсә дә аның кайда үлгәнен, ...... Чорлар узгач та бит белми һаман, ....... Галимҗанның кайда күмелгәнен... ....... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)